«Нарат» спорт мәктәбе Саба районының урманнар, болыннар белән әйләндереп алынган матур Лесхоз бистәсендә урнашкан.
Мәктәп спорт хезмәтләренең киң спекторын тәкъдим итә: ясалма бозлы шугалак, тренажер һәм гимнастика заллары, өстәл теннисы өчен заллар, уңайлы чишенү һәм душ бүлмәләре.
Комплексның инфракструктурасына 48 урынлы кунакханә, "МАЯК" картодромы (картинглар прокаты һәм Татарстанның Даими чемпионатларын үткәрү белән шөгыльләнә), шулай ук җәйге "вейк-парк" (су чаңгылары, велосипедлар һәм катамараннар прокаты эшләп килә) өстәлгән. Кышын яктыртылган чаңгы трассасы эшли, сноубордлар прокаты тәкъдим ителә.
Спорт мәктәбендә ел әйләнәсе алкалы хоккей һәм фигуралы шуу буенча республика һәм бөтенроссия турнирлары уза.
Хоккей буенча спорт мәктәбендә 2025-2026 уку елында шөгыльләнәләр:
* Саба районының төрле балалар бакчаларыннан спорт-сәламәтләндерү төркемнәре
тренерлары-Имаиев Айдар Равхат улы, Шиһапов Илгиз Александрович.
* Алкалы хоккей буенча спорт-сәламәтләндерү төркемнәре (20 бала, 2015-2016 елгы) тренеры Галимҗанов Илнур Камил улы
* Башлангыч әзерлек төркеме (12 бала, 2008-2009 елгы) тренеры Галимҗанов Илнур Камил улы
* Башлангыч әзерлек төркеме (14 бала, 2011-2012 елгы) тренеры Имаиев Айдар Рәфхәт улы
* Спорт-сәламәтләндерү төркеме (җыелма команда, 20 егет) тренеры Галимҗанов Илнур Камил улы
хоккей буенча капкачылар тренеры Мингәрәев Эмиль Эдуардович.
* Фигуралы шуу: тренер: Романова Анна Владимировна һәм Паринова Дарья Дмитриевна
Спорт-сәламәтләндерү төркеме (60 бала)
* башлангыч әзерләү төркеме (60 бала, 1 ел уку)
башлангыч әзерлек төркеме (15 бала, 2 ел уку)
* Автомобиль спорты (картинг)
* Башлангыч әзерлек төркеме (10 бала, 1 ел уку)
Башлангыч әзерлек төркеме (8 бала, 2 ел уку)
2025-2026 уку елында укучылар саны барлыгы 333 бала.
Чит ил укучылары юк.
Мәктәптә дәресләр рус телендә уза.
Мәгариф җирле бюджет хисабына үткәрелә.
Тренер Новиков Вячеслав Валентинович җитәкчелегендәге "МАЯК" картодромы яшь спортчыларны картингка өйрәтүне һәм карталар прокатын тәкъдим итә.
Җәй көне Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән яшь спортчылар өчен хоккей һәм фигуралы шуу буенча тренировка җыеннары үткәрелә.
Соңгы яңарту: 2026 елның 14 феврале, 13:09