Татарстан урман хуҗалыгына яңа министр килү үзенекен итте: яңалыкларның берсе артыннан берсе туып кына тора. 18 сентябрьдә Лесхозның Сабантуй мәйданына кабат урманчылар хуҗа иде: биредә әлеге тармак хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан республикакүләм Сабантуй, дөресрәге, Урмантуй үткәрелде. Бәйрәмдә утыз урманчылык вәкилләре катнашты. Барысы да үзләрендәге цехларда агачтан җитештерелгән товарлардан күргәзмә оештырулары белән игътибарны җәлеп иттеләр. Урманнарның туендыручы да, киендерүче дә икәнлеге, бетмәс-төкәнмәс хәзинәсе аларда бик ачык күренде. Урмантуйга килүчеләрне шулай ук районыбыз сәнәгать осталары үз предприятиеләрендә җитештерелгән товарлар күргәзмәсе белән каршыладылар. Күрше Кукмара җитештерүчеләре дә, үз продукциясен рекламалау-тәкъдим итү өчен, Саба җиренә республиканың барлык төбәкләреннән килүдән файдаланып калырга тырышканнар иде. Урмантуйны оештыруда төп җаваплылыкны Саба урман хуҗалыгы коллективы үз өстенә алды. Гомумән, кунакчыл район халкы Урмантуйга чакырылган кунакларны ихлас хөрмәтләп, бәйрәмчә кабул итте. Иң элек урманчыларны район сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар – музыкаль-хореографик композиция, яшь спортчылар күрсәтмә чыгышлар белән алкышладылар.
Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев үзенең чыгышында шулай кунакчыл каршылаганнары өчен Урмантуйны төп оештыручы – Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннехановка рәхмәт сүзләре җиткерде. “Быелгы кайнар җәйдән соң Урманчылар көне аерым игътибарга ия. Республиканың барлык урманчыларына шушы сынау чорында һөнәри осталык, түземлелек, ныклык күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Алар йөзләрчә тормышны һәм торак пунктларны саклап кала алдылар. Бүгенге искиткеч һава торышы, ниһаять, безгә дә бәйрәм ясарга мөмкинлек бирә”,– диде министр. Бәйрәм исә бүләкләрсез булмый. Наил Мәһдиев башта Татарстан Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” дигән мактаулы исемгә лаек булучыларны тәбрикләде. Саба урман хуҗалыгының баш бухгалтеры Айнур Шәмсетдин улы Минһаҗевка “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде. Аннары күптән түгел генә Шәһәр яны урманчылыгында узган республика конкурсында “Үз һөнәрләренең остасы” исеменә лаек булганнар, тармак алдынгылары бүләкләнде. Алар арасында Саба урманчылыгыннан агач эшкәртү техникасы операторы Фәрхәд Имамиев та бар. Шулай да Урмантуйда аеруча алкышлар белән хөрмәтләнгән иң бәхетле кеше – Кайбыч урманчылыгы җитәкчесе Илгиз Хаффаз улы Хаффазов булгандыр. Урман эшенә 50 ел гомерен багышлаган ветеранга “Атказанган урманчы” дигән исемнән тыш, “Хундай-Соната” автомобиле ачкычы да тапшырылды.
Шунысы куанычлы, өлкәннәргә лаеклы яшь урманчылар Саба җирендә дә тәрбияләнә. Мәктәп урманчылыклары слетында беренче урынны яулаулары да шуны раслый. Әлеге чараның үзәгендә булган министр слетка призлы урыннар алырлык командалар әзерләгән урман хуҗалыкларын Урмантуйда да игътибарсыз калдырмады. Алдынгылар шулай ук урман тармагы хезмәткәрләре профсоюзының Үзәк комитеты Мактау грамоталарын да алды. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов урман хуҗалыгында озак еллар эшләүче бер төркем Саба урманчыларына Мактау грамоталарын тапшырды.
Котлаулар урманчыларга багышланган музыкаль сәламләүләр белән аралаштырылды. Урмантуйда катнашучыларны урман турында үзе язган җырлары белән тәбрикләргә якташыбыз Гөлсинә Сабирова кайткан иде. Районыбыз үзешчәннәренә бәйрәм кунаклары да ярдәмгә килде. Әйтик, Норлат районыннан Гран-при ияләре Ирина Краснова белән Ирина Сафадиева чуаш җырлары башкарып Урмантуйга ямь өстәделәр. Музыкаль сәламләүләр бәйрәмнең спорт бәйгеләренә бай уеннар программасы башлангач та дәвам итте әле. Урманчылар агач кисүдә, аркан тартышуда, кул көрәштерүдә, татарча көрәштә, аркылы тимердә тартылуда, машина өстерәүдә, капчык сугышында, шашка-шахматта һәм башка уеннарда көч сынаштылар. Урманчылар шулай ук юртаклар чабышын да кызыксынып карадылар. Шулай итеп, Саба җирендә урманчыларны берләштерүче бәйрәм – Урмантуйга нигез салынды. Бу матур башлангычның яшел хәзинә хуҗаларында фәкать матур истәлекләр генә калдыруы, кабат очрашуларның көтеп алыначагы турында зур ышаныч белән әйтә алабыз.