"Алтын алка" клубы призларына ярышлар

22 января 2010 г., пятница

20-21 нче январь көннәрендә Лесхоз бистәсенең «Нарат» Спорт сараенда алкалы хоккей буенча 1999-2000-нче елгы яшьүсмерләр арасында «Алтын алка» клубы призларына узган зона ярышларында Саба спорт мәктәбе командасы катнашты. Питрәч командасын 17:1; Теләче командасын 17:1; Кукмара командасын 10:0; Балтач командасын 9:0 исәбе белән жиңеп, беренче урынны яулап финалга чыктылар. Финал ярышлары 2-7 нче февраль көннәрендә Азнакай шәhәрендә үтә.

 

Тренерлары: Галимзянов Камиль Аглямзянович
            Галимзянов Ильнур Камилевич
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International