«Нарат» боз сарае ТР Саба районының Урман хуҗалыгы бистәсендә урнашкан, ул үзенең матур табигатен: ылыслы урманнары, бархатияле болыннар яшеллеге, бик күп чиста кулләр белән җәлеп итә.
"Нарат» спорт комплексында спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар: ясалма боз, тренажер һәм гимнастика заллары, өстәл теннисы өчен зал, уңайлы киенү-чишенү бүлмәләре һәм душ. Спорт комплексы янында 48 урынга исәпләнгән кунакханә, «Маяк» картодромы бар, прокат карталарында йореп була, җәен прокатка алынган су чаңгыларында , велосипедларда һәм катамараннарда йорергә мөмкин. Кышын һәрвакыт яктыртылган чаңгы трассасы, кар, сноубордлар прокаты эшли.
Хәзерге вакытта спорт комплексында фигуралы шуу, алкалы хоккей, шорт-трек, мотоспорт һәм өстәл теннисы буенча тренировкалар һәм дәресләр бара.
Спорт комплексында ел әйләнәсендә алкалы хоккей, шорт-трек буенча республика һәм Бөтенроссия турнирлары уза. фигуралы шуу буенча.
Шайбалы хоккей спорт комплексында 2023-2024 нчы уку елында шөгыльләнәләр:
Спорт - сәламәтләндерү төркемнәре-296 бала ("Кынгырау", "Шатлык", "Эллуки", "Шоколад", "Балачак", "Бәләкәч", "Салават күпере", "Әкият", "Теремок", "Кояшкай" /Килдебәк авылы). Тренер Антонов Игорь Николай улы.
Спорт - сәламәтләндерү төркемнәре (2015 елгы) -48 бала тренер Ибрагимов Руслан Рафаэль улы
2008 елгы башлангыч әзерлек төркеме-12 бала. Тренеры Имаев Айдар Рәфкать улы
2011 елгы башлангыч әзерлек төркеме-14 бала. Тренеры Имаев Айдар Рәфкать улы
2009 елгы башлангыч әзерлек төркеме-14 бала. Тренеры Галимҗанов Илнур Камил улы
Укыту-тренировка төркеме 2005 гр-20 бала. Тренеры Галимҗанов Илнур Камил улы
Спорт - сәламәтләндерү төркемнәре (җыелма командасы) - 40 егет. Тренеры Ахмитшин Айрат Энгель улы
Фигуралы шуу Тренеры Романова Анна Владимир кызы
Танылган хоккейчы Кондаков Сергей Анатолий улы җәйгә алкалы хоккей буенча лагерь оештыра.
Соңгы яңарту: 2023 елның 13 сентябре, 16:22